Зәй муниципаль районы җирле үзидарә органнарына методик һәм консультацион ярдәм күрсәтү

2013 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

2013 елның 22 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары – Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты башлыгы М.М.Ибәтов җитәкчелегендәге белгечләр төркеме, җирле үзидарә органнарына методик һәм консультацион ярдәм күрсәтү максатларында, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районына бардылар.
Районда булганда район Советы һәм Башкарма комитеты аппаратының җаваплы хезмәткәрләре, шулай ук авыл җирлекләре башкарма комитетлары вәкилләре катнашында эшче киңәшмә уздырылды, анда министр урынбасары М.М. Ибәтов җирле үзидарә турындагы законнардагы яңалыклар турында сөйләде, муниципаль районның рәсми сайтында норматив хокукый актларны үз вакытында урнаштыруга игътибарны юнәлтте, шулай ук муниципаль норматив хокукый актларны Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлар регистрына кертү өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына җибәрү кирәклегенә басым ясады.
Районда булганда район административ комиссиясе эше тикшерелде һәм “Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” 60-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру буенча җирле үзидарә органнарының эшчәнлеген оештыру өлкәсендә кайбер рекомендацияләр бирелде.
Шул ук көнне министр урынбасары М.М. Ибәтов Зәй муниципаль районы кешеләрен шәхсән кабул итте. Гражданнарны эшкуарлыкка ярдәм мәсьәләләре кызыксындырды, алар шулай ук җирле үзидарә органнарының вәкаләтләрен ачыкладылар, ТКХ өлкәсендәге проблемаларга тукталдылар. Барлык сорауларга да законнар нигезендә тиешле җаваплар алынды. Гражданнарны кабул иткәндә район ММЧ да катнашты.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International