Юстиция министрлыгы җирле үзидарә органнары тарафыннан Татарстан Республикасының тапшырылган өч дәүләт вәкаләтен үтәү мәсьәләләре буенча вәкаләтле орган итеп билгеләнде.
Вәкаләтләрне гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Министрлык тарафыннан даими рәвештә җирле үзидарә органнарына хокукый һәм методик ярдәм күрсәтелә, семинар-киңәшмәләр, вазыйфаи затларны укыту, шулай ук күчмә чаралар үткәрелә.
Министрлык хезмәткәрләре Лениногорск муниципаль районы җирле үзидарә органнарының муниципаль регистрны алып бару өчен җирлекләрдән кирәкле мәгълүмат җыю, административ комиссия төзү һәм аның эшчәнлеген оештыру, административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча вәкаләтләрен үтәвен урынга чыгып өйрәнделәр.
2023 елда һәм агымдагы елның 9 аенда регистрга кертү өчен Лениногорск районының 2 меңнән артык норматив хокукый акты, шулай ук аларга өстәмә 208 белешмә кергән.
Чара барышында районның юридик хезмәте хезмәткәрләренә “Татарстан Республикасында дәүләт граждан хезмәтен һәм муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасы чараларын үтәү мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәтелде.
Лениногорск районы җирле үзидарә органнары эшчәнлеген өйрәнү нәтиҗәләре буенча министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов муниципаль нормалар иҗат итүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, җирлек башлыклары, шулай ук муниципаль район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре катнашты.
Йомгак ясап, Мөхәррәм Ибәтов район вәкилләрен җирле үзидарә турындагы законнардагы иң мөһим яңалыклар белән таныштырды.