Мамадыш һәм Менделеевск муниципаль районнары составына керүче авыл җирлекләре башлыкларын видеоэлемтә аша кабул итү

2024 елның 2 ноябре, шимбә

“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасын үтәү максатыннан Министрлык тарафыннан расланган график нигезендә авыл җирлекләре башлыклары кабул ителә.

Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә Мамадыш һәм Менделеевск муниципаль районнары составына керүче авыл җирлекләре башлыкларын видеоэлемтә аша кабул иттеләр.

Чарада Мамадыш муниципаль районы башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллин, Менделеевск муниципаль районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева, муниципаль районнар составына керүче авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук Министрлык хезмәткәрләре катнашты.

Видеоэлемтә аша кабул итү барышында җирлек башлыкларына законнардагы аеруча мөһим үзгәрешләр турында, актларны муниципаль регистрга җибәрү һәм аларны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгару турында, административ җаваплылыкка тарту турында беркетмәләр төзү буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру турында, шулай ук мөлкәти булмаган характердагы суд карарларының үтәлеше турында мәгълүмат җиткерелде.

 Чарада муниципаль берәмлекләр уставларын законнарга туры китерү мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде.

Видеоэлемтә аша кабул итү азагында юстиция министры урынбасары мондый чараларның әһәмиятен билгеләп үтте. “Министрлык һәм муниципалитетларның уртак максаты - муниципаль хезмәткәрләрнең һөнәри үсеше өчен эш нәтиҗәлелеген арттыруга һәм кадрлар алмашынуын киметүгә ярдәм итүче шартлар тудыру”, - дип йомгаклады чараны Мөхәррәм Мансур улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International