Бөгелмә районында нормалар иҗат итү эшчәнлеге нәтиҗәләре каралды

2024 елның 2 ноябре, шимбә

Җирле үзидарә органнарына хокукый һәм методик ярдәм күрсәтү кысаларында Юстиция министрлыгы муниципаль берәмлек эшенә җентекле анализ ясау буенча күчмә чаралар үткәрүне дәвам итә.

Чираттагы шундый киңәшмәне Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Бөгелмә муниципаль районында уздырды.

Чарада район Советы Аппараты җитәкчесе Ләйсән Миңнекәева, җирлек башлыклары, шулай ук муниципаль районның җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре катнашты.

Мөхәррәм Ибәтов район вәкилләре белән норматив хокукый актларны һәм аларга өстәмә белешмәләрне муниципаль регистрга җибәрү, муниципаль актларны законнарга туры китерү, мөлкәти булмаган таләпләрнең үтәлеше һәм башкалар буенча эш күрсәткечләре турында фикер алышты.

2024 елның 9 аенда Бөгелмә районы җирле үзидарә органнары тарафыннан Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында регистрга кертелергә тиешле 428 муниципаль акт басылып чыкты. 2018 елдан “Кодекс” АМС тәкъдимнәре буенча районның 790 актында яисә ачыкланганнарның 72% ында законнардагы каршылыклар бетерелде.

“Норматив хокукый актлар - иҗтимагый мөнәсәбәтләрне җайга салуның төп институты. Аларның гамәлдәге законнарга туры килүен исәпкә алу, системалаштыру һәм контрольдә тоту гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклау буенча мөһим корал булып тора”, - дип билгеләп үтте министр урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International