“Ватанны саклаучылар” фондының республика филиалы базасында атна саен ТР Дәүләт юридик бюросы җитәкчесе урынбасары Рафаэль Гыйниатуллов гражданнарны кабул итә.
Чираттагы кабул итү барышында Рафаэль Гыйниатуллов махсус хәрби операциядә катнашучы 8 кешегә һәм аларның гаилә әгъзаларына мирас алуга һәм варисны лаексыз дип тануга, ата булуга дәгъва белдерүгә, акчалата түләү алуга, гражданинны хәбәрсез югалган дип тануга һәм хәрби-табиб комиссиясен узуга бәйле мәсьәләләр буенча консультацияләр бирү һәм документлар төзү рәвешендә хокукый ярдәм күрсәтте.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Дәүләт юридик бюросы хезмәткәрләре көн саен түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне, хәрбиләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының юридик мәсьәләләрен хәл итүдә кирәкле ярдәм күрсәтүне тәэмин итү өстендә эшлиләр.