Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Балык Бистәсе муниципаль районында муниципаль нормалар иҗат итүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән киңәшмә үткәрде.
Юстиция министрлыгы җирле үзидарә органнарына хокукый һәм методик ярдәм күрсәтү максатында муниципаль берәмлек эшенә җентекле анализ ясап, күчмә чаралар уздыру практикасын кертте.
Балык Бистәсе районында узган чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов, җирлек башлыклары, шулай ук муниципаль районның җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре катнашты.
Мөхәррәм Ибәтов муниципаль актларны законнарга туры китерү, норматив хокукый актларны һәм аларга өстәмә белешмәләрне муниципаль регистрга җибәрү, мөлкәти булмаган таләпләрнең үтәлеше һәм башкалар буенча район вәкилләре белән фикер алышты.
2024 елның 10 ае эчендә Балык Бистәсе районы җирле үзидарә органнары тарафыннан Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында регистрга кертелергә тиешле 505 муниципаль акт бастырып чыгарылды. 2018 елдан “Кодекс” АМС тәкъдимнәре буенча районның 777 актында яисә ачыкланганнарның 86%ында законнарга каршылыклар бетерелде.
“Муниципаль берәмлекләр күрсәткечләренә җентекле анализ Министрлыкка җирле үзидарә органнарына нормалар иҗат итү эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча төгәл ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә”, - дип билгеләп үтте министр урынбасары.