КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә авыл җирлекләре башлыклары өчен “Авыл җирлекләре белән идарә итүгә заманча алымнар” программасы буенча укулар башланды.
Программада Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре дә катнаша, аларның лекцияләре “Җирле үзидарә турындагы законнардагы яңалык” темасын ача.
2024 елның 11 ноябрендә авыл җирлекләре башлыклары алдында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов һәм җирле үзидарә органнарына консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Альберт Камалетдинов чыгыш ясадылар. Чыгышта муниципаль берәмлекләр уставларын законнарга туры китерү, муниципаль хезмәткәрләрне пенсия белән тәэмин итү, җирле салымнар билгеләү кебек мәсьәләләр турында сүз булды.
Муниципаль хезмәткәрләр өчен мондый чараларның әһәмиятен Мөхәррәм Ибәтов: “Хокук нормаларын белү - авыл җирлеге белән нәтиҗәле идарә итү һәм анда яшәүчеләрнең иминлегенең нигезе”, - сүзләре белән ассызыклады.