Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне дәвам итә. Атна саен, пәнҗешәмбе көннәрендә, ТР Дәүләт юридик бюросы җитәкчесе урынбасары Рафаэль Гыйниатуллов “Ватанны саклаучылар” фондының республика филиалы базасында гражданнарны кабул итә.
Консультацияләр шәхсән дә, аудиоэлемтә кулланып та үткәрелә, бу барлык теләүчеләр өчен ярдәм алу мөмкинлеген бирә. Гражданнар еш кына демобилизациягә, мирас алуга, варисны лаексыз дип тануга, кулланучылар хокукларын яклауга, шулай ук бер мәртәбә бирелә торган түләүләр һәм ташламалар алуга бәйле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итәләр.
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү кысаларында Дәүләт юридик бюросы юридик документлар төзүдә ярдәм итә, шулай ук хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә мөмкин булган ташламалар һәм компенсация түләүләре турында хәбәр итә. 2024 елның 10 ае эчендә мондый ярдәмне 200 дән артык сугышчы һәм аларның гаиләләре алган инде.
Түләүсез юридик ярдәм “Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” республика законы һәм “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы нигезендә күрсәтелә.