2016 елдан Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары җирлекләрдән муниципаль регистрны алып бару өчен кирәкле мәгълүматны җыю буенча республиканың тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыралар.
Дәүләт вәкаләтләрен үтәү нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында җирле үзидарә органнары вәкилләре белән берлектә узган киңәшмәдә фикер алыштылар.
Чара юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә узды. Төп доклад белән җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Гарифуллина чыгыш ясады.
Агымдагы елның 9 аенда Министрлыкка муниципаль регистрга кертелергә тиешле 20 меңнән артык акт, шулай ук аларга 2 573 өстәмә белешмә кергән.
Белешмәләр җибәрү буенча оператив хезмәттәшлек итү өчен эшкә мәгълүмати технологияләр кертелде. Актларның 93% ы ТР Хокукый мәгълүматның рәсми порталында бер үк вакытта басылып чыгу юлы белән кергән.
“Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы кысаларында һәм республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2018 елдан “Кодекс” системасы кулланыла, ул гавами хакимият органнарының нормалар чыгару эшчәнлегенең сыйфатын күтәрүдә аерылгысыз коралына әверелде.
1 ноябрьгә муниципаль актларны законнарга туры китерүнең республика проценты 85% тәшкил итте. 26 муниципаль берәмлек актларындагы туры килмәүләрне бетерү өлеше республика дәрәҗәсенә тигез яисә аннан артып китә.
Мөхәррәм Ибәтов Аксубай, Буа, Зәй, Лаеш һәм башка муниципаль районнар вәкилләре белән муниципаль актларга үзгәрешләр кертү мәсьәләләре буенча фикер алышты.
“Ел саен 3 меңнән артык федераль һәм республика норматив хокукый актлары үз көченә керә. “Кодекс” системасы бу үзгәрешләрне күзәтүдә алыштыргысыз корал булып тора. Система тарафыннан ачыкланган хокукый җайга салудагы җитешсезлекләрне бетерүгә ярдәм йөзеннән Министрлык тарафыннан үрнәк (модель) муниципаль актлар эшләнә”, - дип билгеләп үтте министр урынбасары.