Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә “VK Звонки” платформасында 2024 елның 9 ае йомгаклары буенча җирле үзидарә органнары тарафыннан Татарстан Республикасының тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Чарада Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе, шулай ук муниципаль берәмлекләр вәкилләре, муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының административ комиссияләре эшчәнлеген оештыру өчен җаваплы затлар һәм административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтле вазыйфаи затлар катнашты.
Аларның эшчәнлеге нәтиҗәләре турында территориаль оештыру һәм җирле үзидарә өлкәсендә контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова сөйләде.
Штрафларны мәҗбүри рәвештә түләтү турындагы мәгълүмат белән Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең башкарма эшне оештыру бүлеге өлкән инспекторы Әлфия Сәгъдиева чыгыш ясады.
Штрафларны түләтү күрсәткечләре буенча фикер алышканда Чаллы шәһәре, Алексеевск, Югары Ослан, Алабуга, Түбән Кама муниципаль районнары административ комиссияләре вәкилләре тыңланды.