Илья Гомзик: Республиканың һәм тулаем илнең нәтиҗәле үсеше өчен коррупциягә каршы тору өлкәсе даими камилләшүне таләп итә

2024 елның 15 ноябре, җомга

Мондый вәзгыятьтә коррупцион килешүләргә керүдән баш тарткан гражданнар өлеше сизелерлек артты: 2015 елда бу күрсәткеч 38% булса, хәзерге вакытта ул 60% ка җитте. Бу хакта “Коррупциягә каршы көрәш диалектикасы” XIV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик хәбәр итте.

Конференция ел саен уздырыла һәм коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә әйдәп баручы галимнәрне, граждан җәмгыяте институтлары, Россия Федерациясе һәм чит илләрнең дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары вәкилләрен берләштерүче фәнни, гамәли юнәлешле, методик һәм мәгариф форумыннан гыйбарәт. Үткәрелә башлаганнан алып конференциядә 15 илдән 4000нән артык кеше катнашты.

Сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, Илья Александрович билгеләп үткәнчә, коррупция дәүләт үсешенә җитди киртәләр тудыра, гавами хакимият органнарының абруен төшерә, шулай ук җәмгыять тотрыклылыгына зыян китерә. “Мәсәлән, 2024 елның беренче яртыеллыгында хокук саклау органнары тарафыннан Татарстан Республикасында коррупция юнәлешендәге 695 җинаять ачыкланган”, - дип хәбәр итте ул.

Республиканың төрле өлкәләрендә коррупция күренешләрен профилактикалауга юнәлдерелгән төп документларның берсе - “Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасы, аның үтәлешен Татарстан Юстиция министрлыгы тикшереп тора.

Илья Александрович үз чыгышында ассызыклаганча, республиканың һәм тулаем илнең нәтиҗәле үсеше өчен коррупциягә каршы тору өлкәсе даими камилләшүне таләп итә. “Күрсәтелгән конференцияне уздыруның төп максаты - беренче чиратта тәҗрибә һәм белемнәр белән уртаклашу, бу, һичшиксез, коррупциягә каршы көрәш эшчәнлегенең эволюциясенә ярдәм итәчәк дип саныйм”, - дип ышаныч белдерде министрның беренче урынбасары.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International