Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә гавами хакимият органнары, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр бурычлы булган мөлкәти булмаган таләпләрнең һәм суд карарларының үтәлешен мониторинглау буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча суд приставларының махсуслаштырылган бүлеге башлыгы Жанна Самойлова, Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең республика органнарының, муниципаль районнарның, шәһәр округларының мөлкәти булмаган характердагы таләпләрне һәм суд карарларын алып бару һәм исәпкә алу буенча җаваплы затлары катнашты.
Агымдагы елның III кварталына йомгаклар турында территориаль оештыру һәм җирле үзидарә өлкәсендә контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова сөйләде.
Министр урынбасары тарафыннан Тукай, Зеленодольск һәм Буа муниципаль районнарының җаваплы затлары тыңланды. Мөлкәти булмаган характердагы таләпләрнең үтәлешен дөрес исәпкә алу һәм вакытында чагыштыру зарурлыгына игътибар бирелде.