Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасы: “Нәтиҗәне икеләтә яхшырттык һәм яңа баскычка күтәреләбез”

2024 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Казанда Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләренең еллык спартакиадасы кысаларында бадминтон буенча ярышлар узды. Чара “Демография” милли проектының “Спорт - тормыш нормасы” федераль проекты кысаларында оештырылган һәм берничә дистә спортчыны җыйган.

 Ярышлар ике этапта: төркем этабында һәм плей-офф сериясе уеннарында үткәрелде. Шул ук вакытта командалар арасындагы уеннар өч очрашудан: парлы (микст), хатын-кызлар һәм ир-атлар арасындагы ялгыз уеннардан торды. Татарстан Юстиция министрлыгы командасын Илфат Мингалимов, Валерия Зарипова, Ралия Гарифуллина һәм Ильяс Хөснетдинов тәкъдим иттеләр.

“Без 17 команда арасында алтынчы урынны алдык, - диде Министрлыкның бүлек җитәкчесе Илфат Мингалимов. - Без узган ел белән чагыштырганда нәтиҗәләребезне икеләтә яхшырттык, ул вакытта без 15 нче урында идек. Ярышлар алдыннан без иң көчле сигезлеккә керү бурычын куйдык һәм моңа ирештек. Безнең көндәшләребез тәҗрибәлерәк спортчылар иде, алар бадминтон буенча ярышларда беренче тапкыр гына катнашмыйлар. Алтынчы урын - безнең яшь команда өчен бик яхшы һәм лаеклы нәтиҗә”.

Алда волейбол буенча йомгаклау ярышлары тора, алар нәтиҗәсендә 2024 елгы Спартакиадада очколар бүленеп, җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнәчәк.

Хезмәттәшләребезгә матур, кызыклы уеннары өчен рәхмәт белдерәбез һәм алга таба да уңышлар телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International