Юстиция министрлыгы, күчмә чаралар графигы нигезендә, җирлекләрдән муниципаль регистр алып бару өчен кирәкле мәгълүмат җыю буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләренең үтәлешен өйрәнүне дәвам итә.
Вәкаләтләр 2016 елдан Татарстан Республикасы муниципаль районнарының җирле үзидарә органнары тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре әлеге эшне өйрәнү буенча Әлмәт районында чыктылар.
2023 елда һәм агымдагы елның 10 аенда Әлмәт районыннан регистрга кертү өчен 2 меңгә якын норматив хокукый акт, шулай ук аларга 550 өстәмә белешмә кергән.
Чара барышында районның юридик хезмәте хезмәткәрләренә “Татарстан Республикасында дәүләт граждан хезмәтен һәм муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасы чараларын үтәү мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәтелде.
Җирле үзидарә органнарының җаваплы затлары белән проблемалы мәсьәләләр тикшерелде, дәүләт вәкаләтләрен һәм дәүләт программасы чараларын башкарганда эшнең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында тәкъдимнәр әйтелде.