Татарстанда 500гә якын махсус хәрби операциядә катнашучы һәм аларның гаилә әгъзалары түләүсез юридик ярдәм алды

2024 елның 20 ноябре, чәршәмбе

2024 елның ун аенда Татарстанда 500гә якын махсус хәрби операциядә катнашучы һәм аларның гаилә әгъзалары түләүсез юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Бу хакта РФ Юстиция министрлыгы катнашында оештырылган махсус хәрби операциядә катнашучыларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча Бөтенроссия киңәшмәсендә билгеле булды.

Киңәшмәдә катнашучылар бөтен ил буенча мөрәҗәгатьләр санының шактый артуын билгеләп үттеләр, бу әлеге ярдәмгә ихтыяҗ зур булуын раслый. Билгеләп үтелгәнчә, “Махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәрберсе, аларның гаилә әгъзалары һәм, әлбәттә, тулаем Ватаныбыз өчен бик зур, файдалы һәм бик мөһим эш алып барыла.

Татарстанда күрсәтелгән чорда Дәүләт юридик бюросы хезмәткәрләре тарафыннан 400 гә якын телдән һәм 60 тан артык язма консультацияләр бирелде, шулай ук хокукый характердагы 80 нән артык документ әзерләнде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Дәүләт юридик бюросы Казанда Юстиция кварталы территориясендә, шулай ук Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә эшли. Түләүсез юридик ярдәм «”Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” республика законы һәм “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы нигезендә күрсәтелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International