Министрның беренче урынбасары Илья Гомзик “Новое утро” программасына биргән интервьюсында мобиль кушымта аша бушлай юридик ярдәм алу турында сөйләде

2024 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

“Эфир” телеканалының “Новое утро” тапшыруында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик “Татарстан Республикасында яшәүче картасы” кушымтасы аша алып була торган “Түләүсез юридик ярдәм” яңа сервисы турында сөйләде.

Илья Александрович билгеләп үткәнчә, әлеге сервис түләүсез юридик ярдәм турында мәгълүмат бирә һәм Дәүләт юридик бюросына электрон рәвештә мөрәҗәгать итү мөмкинлеген тәэмин итә. Бу гражданнар өчен хокукый консультация алу процессын сизелерлек гадиләштерә.

Сервистан файдалана башлау өчен кулланучыга үзенең смартфонында “Татарстан Республикасында яшәүче картасы” кушымтасын йөкләп алырга кирәк. Кушымта аңлаешлы, кирәкле мәгълүматны җиңел табарга мөмкинлек бирә.

Министрның беренче урынбасары сүзләренчә, мөрәҗәгатьләргә җавапларны арадашчылар түгел, ә Дәүләт юридик бюросы хезмәткәрләре бирә. Гражданнар үзләрен борчыган мәсьәлә буенча хокукый ярдәмне мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән электрон почта адресына алалар.

Без юридик ярдәмнең күпчелек очракта ашыгыч таләп ителүен аңлыйбыз, шуңа күрә гражданнарның сорауларына оператив реакцияне тәэмин итү өчен бөтен көчебезне куябыз, – дип ассызыклады Илья Гомзик.

Нечкәлекләрне программа чыгарылышында карагыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International