Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сессиясендә

2013 елның 25 октябре, җомга

2013 елның 24 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык бишенче утырышында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов түбәндәге Татарстан Республикасы закон проектларын тәкъдим итте:
1.”Татарстан Республикасы дәүләт вазыйфалары турында” Татарстан Республикасы Законының 14 статьясына үзгәреш кертү хакында.
Гамәлдәге закон нигезендә Татарстан Республикасы министры вазыйфасы буенча акчалата бүләкләү күләме федераль министр вазыйфасы буенча акчалата түләүдән 0,7 итеп билгеләнә иде. Закон проекты мондый принциптан читләшергә һәм Татарстан Республикасы министры вазыйфасы буенча айлык акчалата бүләкләү Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан билгеләнәчәк дип билгеләргә тәкъдим итә.
Закон проекты республика бюджеты чыгымнарын арттыруны булдырмый калуга һәм республикада дәүләт вазыйфаларын биләүче затларга акчалата бүләкләүнең җыелма күләмен саклап калуга юнәлдерелә.
2. Җирле үзидарә органнарына торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә аерым закон чыгару дәүләт вәкаләтләрен бирү турындагы Татарстан Республикасының аерым закон актларының (закон актлары нигезләмәләренең) үз көчләрен югалтуын тану хакында.
Закон проекты Россия Федерациясе Торак кодексына һәм дәүләт контроле һәм муниципаль күзәтчелек мәсьәләләре буенча Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертүгә бәйле рәвештә әзерләнгән.
3. Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында.
Закон проекты аеруча кыйммәтле авыл хуҗалыгы җирләрен саклап калу максатларында әзерләнгән. Проект белән аеруча кыйммәтле авыл хуҗалыгы җирләре исемлегенә башка максатлар өчен файдалануы рөхсәт ителми торган җирләрне кертү карала.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International