Түләүсез юридик ярдәм өлкәсендә тәҗрибә алмашу буенча эшлекле очрашу

2024 елның 22 ноябре, җомга

Юстиция министрының беренче урынбасары җитәкчелегендә видео-конференц-элемтә режимында гражданнарны түләүсез юридик ярдәм белән тәэмин итү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруда тәҗрибә уртаклашуга багышланган эшлекле очрашу узды. Фикер алышу үзәгендә хокукый мәгълүмат бирү, халыкка хокукый белем бирү һәм дәүләтнеке булмаган түләүсез юридик ярдәм системасын үстерү мәсьәләләре торды.

Чарада Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт юридик бюросы, Архангельск өлкәсе Губернаторы администрациясенең Хокук департаменты, шулай ук Архангельск өлкәсе Хөкүмәте һәм Архангельск өлкәсенең “Дәүләт юридик бюросы” дәүләт казна учреждениесе вәкилләре катнашты.

Очрашуда катнашучылар бер-берсе белән гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мөмкинлеген яхшыртуга юнәлдерелгән нәтиҗәле инструментлар һәм алымнар белән уртаклаштылар. Халыкка хокукый хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту өчен кулланыла торган уңышлы практикалар, шулай ук мөмкин булган юридик хезмәтләр турында мәгълүматны киңәйтү ысуллары турында фикер алыштылар.

 

Әлеге очрашу регионнар арасында хезмәттәшлекне ныгытуда мөһим адым булды. Коллегаларыбызга нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм тәҗрибә уртаклашулары өчен рәхмәт белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International