Шуны истә тотарга кирәк: һава торышы начар булганда шәхси куркынычсызлык өчен дә, әйләнә-тирәдәгеләрнең куркынычсызлыгы өчен дә саклык чараларын үтәргә кирәк.
Җәяүлеләр һәм автомобиль хуҗалары өчен куркынычсызлыкны сакларга ярдәм итәторган берничә киңәш.
Җәяүлеләр өчен:
1. Ашыкмыйча, аяк астына карап, бөтен табаныгызга басып, сак кына хәрәкәт итегез.
2. Таяк тотып йөрүче өлкән яшьтәге кешеләргә аның резина очлысын яки очлы башлысын куллану яхшырак.
3. Хәрәкәт итүче машиналар янында машина юлын йөгереп чыгарга ярамый. Бу бик куркыныч! Таеп, машина астына эләгергә мөмкинсез! Юл йөрү кагыйдәләрен үтәгез!
4. Әгәр аяк киемегез кар өстендә һәм бозлы юлда тая торган булса, аңа лейкопластерь ябыштырыгыз - бу таюны киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Автомобиль хуҗалары өчен:
1. Тизлек режимын саклагыз!
2. Хәрәкәт иткәндә дистанцияне саклагыз. Исегездә тотыгыз: көзге-кышкы чорда ул җәйге белән чагыштырганда 2-3 тапкырга арта.
3. Автомобильнең барлык дүрт тәгәрмәчендә дә шиплы резина кулланыгыз.
4. Һәрвакыт тормозга алдан ук баса башлагыз. Тормозга яки шиплы резинага өмет багламагыз. Кискен тормозлау вакытында әйләнеп каплану ихтималы зур!
5. Кирәк булса, кичекмәстән 101 һәм 112 номерларына шалтыратыгыз!