5 декабрьдә Россиядә Волонтер көне - ирекле ярдәмгә әзер булган кешеләр бәйрәме билгеләп үтелә

2024 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстанда, бөтен Россиядәге кебек үк, Халыкара ирекле ярдәмчеләр (волонтер) көне билгеләп үтелә. Бу көн - өлкәннәргә булышу, мохтаҗларга ярдәм итү яки экологик акцияләрдә катнашу өчен риясыз хезмәт куйган һәркем өчен бәйрәм.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында да андый кеше бар - норматив хокукый актларны теркәү һәм хокукый тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Максим Андреев ул. “Спасатель рядом” берләшмәсендә укуын уңышлы тәмамлап, Максим волонтерлык чараларында актив катнаша.

Әлеге берләшмә әгъзалары даими рәвештә сәфәрләр һәм кизү торулар оештыралар, алар вакытында катлаулы хәлләргә эләккәннәргә ярдәм күрсәтәләр. Максим Андреев тирә-юньдәгеләрнең проблемаларына битараф калмый һәм, үз тәэсирләре белән уртаклашып, болай ди: “Спасатель рядом” берләшмәсе турындагы мәгълүматка мин очраклы гына тап булдым, һәм ул башкаларга ярдәм итү кирәклегенә карашымны нык үзгәртте. Минем өчен кешеләрнең проблемаларына битараф калмау мөһим”.

Бу сүзләр волонтерлыкның асылын ассызыклый: ярдәмгә мохтаҗларга кайгыртучанлык һәм ярдәм күрсәтү мөһим.

Бәйрәм белән!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International