Россия Юстиция министрлыгындагы конференциядә федераль регистрлар һәм дәүләт реестрлары мәсьәләләре буенча фикер алышынды

2013 елның 28 октябре, дүшәмбе

2013 елның 24-25 октябрендә Мәскәүдә Россия Юстиция министрлыгы каршындагы Хокукый мәгълүматның фәнни үзәге базасында 4 нче Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уздырылды, ул федераль регистрлар һәм дәүләт реестрларын алып баруга, аларны дәүләт функцияләрен башкару өчен куллануга һәм актуаль хокукый мәгълүматка керү мөмкинлеген тәэмин итүгә багышланды.
Конференция эшендә Россия Минюсты үзәк аппараты, аның территориаль органнары белгечләре, Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимиятенең муниципаль норматив хокукый актлар регистрларын алып бару вәкаләтләре тапшырылган органнары вәкилләре, муниципаль берәмлекләр, Россия Минюсты каршындагы Россия хокук академиясе вәкилләре һәм хокукый мәгълүматлаштыру өлкәсендә программ тәэмин итүне эшләүче компанияләр белгечләре катнашты.
Чарада Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белгечләре – Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлегенең әйдәүче консультанты Е.Ю.Питернова, Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлегенең өлкән белгече Т.В.Новикова һәм хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлегенең әйдәүче белгече Д.А.Пилин катнашты.
Конференциядә катнашучылар федераль регистрлар һәм дәүләт реестрларын алып баруга, аларны дәүләт функцияләрен башкару өчен куллануга һәм актуаль хокукый мәгълүматка керү мөмкинлеген тәэмин итүгә, аларны 2014-2020 елларда үстерүгә бәйле проблемалар буенча фикер алышынды. Гражданнарның актуаль һәм дөрес хокукый мәгълүматка керүне тәэмин итүгә, региональ законнарны, муниципаль нормалар иҗат итүне мониторинглауны оештыруга аерым игътибар бирелде.
Аерым алганда, регистрлар һәм реестрлар алып бару процессында системаны үстерүгә акцент ясалды. Электрон имза кулланып, регистрлар һәм реестрлар алып баруга; норматив хокукый актларны әзерләү сыйфатына һәм аларны юридик эшкәртүгә, мониторинглауга; шулай ук муниципаль берәмлекләр белгечләренең квалификациясен арттыруга күп игътибар бирелде.
Фикер алышу барышында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге белгечләре, башка катнашучылар белән бергә, чараны оештыручыларның игътибарын белешмәләр базасын модернизацияләүгә, муниципаль норматив хокукый актларны теркәүне муниципаль дәрәҗәгә күчерүгә, шулай ук федераль законнарга үзгәрешләр кертүгә бәйле рәвештә техник җайланмаларны яңартуга кагылышлы проблемалар буенча фикер алыштылар.
Үз эш тәҗрибәсе белән Омск, Новосибирск, Түбән Новгород, Орел, Амур өлкәләре, Байкал аръягы, Красноярск һәм Хабаровск крайлары вәкилләре, шулай ук Беларусь Республикасы белгечләре уртаклашты.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International