“Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасы кысаларында ел саен халыкның коррупциягә мөнәсәбәтен социологик тикшерүләр үткәрелә. 2011 елдан башлап коррупция белән бер генә тапкыр булса да очрашкан кешеләр саны да, коррупциягә каршы чараларда катнашырга әзер кешеләр саны да икеләтә кимегән. Бу хакта Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган “Алма - Бирмә” республикакүләм коррупциягә каршы форумда хәбәр итте.
Үз чыгышында ул шулай ук коррупцияне профилактикалау чараларының берсе норматив хокукый актларда коррупция куркынычын бетерүгә юнәлдерелгән коррупциягә каршы экспертиза булуын билгеләп үтте. Министрлык республика һәм муниципаль дәрәҗәдәге актлар проектларын коррупциягә каршы тикшерә.
Министр сүзләренчә, әгәр ачыкланган коррупциячел факторлар проектлау стадиясендә бетерелсә, муниципаль актларда ачыкланган факторлар инде табыш алу өчен файдаланылырга мөмкин.
“2023 елда һәм агымдагы елның 10 ае эчендә Министрлык тарафыннан 45 меңнән артык муниципаль актка карата экспертиза үткәрелгән, шуларның 655ендә 950 коррупциоген фактор ачыкланган”, - дип ачыклык кертте Рөстәм Илдус улы.
Җитешсезлекләрне бетерү эше тәмамланмаган. Хәзерге вакытта 41 актта 72 коррупциоген факторны бетерү таләп ителә.
Коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә норматив хокукый актларның вакытында актуальләшмәве һәм коррупциягә каршы чаралар үткәрүдә активлыкның түбән булуы белән бәйле килеп чыккан хокук бозуларның төп сәбәбе булып органнарда җаваплы хезмәткәрләрнең күптән түгел алмашынуы яки билгеләнмәве тора.
Тулаем алганда, коррупциячел һәм башка хокук бозуларны профилактикалау буенча дәүләт хакимияте органнарында өч елдан артык стажы булган вазыйфаи затлар өлеше - 69%, ә җирле үзидарә органнарында - 80% тәшкил итә.