2025 елның мартында җирле үзидарә турында республика законына төзәтмәләр үз көченә керде. 1-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына 2025 елның 28 февралендә имза салынды. Кертелгән үзгәрешләр белән муниципаль районның һәм шәһәр округының җирле әһәмияттәге мәсьәләләренә муниципаль мәгариф оешмаларында спорт әзерлегенең өстәмә белем бирү программалары буенча өлкәннәргә өстәмә белем бирүне оештыру өстәлде.
Күрсәтелгән үзгәрешләр элегрәк “Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 2024 елның 13 декабрендәге 471-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә шулай ук “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законга кертелгән иде.
Күрсәтелгән төзәтмәләр муниципаль берәмлекләр уставларына үзгәрешләр кертүне таләп итә.