Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән республикада ел саен норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уздыручы экспертларның республика конкурсы оештырыла.
Татарстан Юстиция министрлыгының туры эфирында министрның беренче урынбасары Илья Гомзик конкурста кем катнаша алачагы турында сөйләде.
“Гаризаларны экспертлардан 1-30 октябрьдә кабул итәбез, эшләрне карыйбыз, конкурс комиссиясе баллар бирә, һәм инде традиция буенча Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә - 9 декабрьдә без җиңүчеләрне игълан итәбез һәм бүләкләү тантанасын үткәрәбез”, - диде Илья Александрович.
Конкурста катнашуга түбәндәге шартларга туры килә торган физик затлар кертелә:
• Татарстан Республикасында яши торган;
• салымнар һәм җыемнар буенча бурычлары булмаган;
•Россия Юстиция министрлыгы тарафыннан коррупциягә каршы бәйсез экспертиза ясауга экспертлар сыйфатында аккредитацияләнгән;
• шулай ук узган елның 1 сентябреннән агымдагы елның 31 августына кадәр Татарстан норматив актларына яки муниципаль актларга коррупциягә каршы бәйсез экспертиза нәтиҗәләре буенча бәяләмәләр тәкъдим иткән.
Конкурста Татарстан Республикасында дәүләт хакимияте органнары, дәүләт органнары һәм муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре, шулай ук конкурста алдагы ике ел дәвамында җиңүчеләр катнаша алмый.
Конкурс кысаларында катнашучылар арасында күбрәк кешене җәлеп итү һәм көндәшлекне арттыру өчен акчалата бүләкләр каралган. Җиңүчегә 200 мең сум күләмендә төп премия бирелә, шулай ук 50 мең сум күләмендә кызыксындыру бүләге дә каралган.