ТР Дәүләт юридик бюросы хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне дәвам итә

2025 елның 5 марты, чәршәмбе

ТР Дәүләт юридик бюросы җитәкчесе урынбасары атна саен республикада “Ватанны саклаучылар” фонды мәйданчыгында түләүсез юридик ярдәм күрсәтә. Чираттагы кабул итү кысаларында 19 граждан кабул ителде.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына телдән консультацияләр һәм хокукый документлар төзү рәвешендә юридик ярдәм күрсәтелде. Ярдәм алимент йөкләмәләре һәм башкару производствосы кебек төрле мәсьәләләргә кагылды. Шулай ук мирасны кабул итеп алу һәм уллыкка алу буенча консультацияләр бирелде. Бер тапкыр бирелә торган түләүләрне алуда һәм хәрби хезмәткәрнең медальләрен тапшыруда ярдәм күрсәтелде.

Рафаэль Гыйниятуллов хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның якыннарына алар файдалана ала торган хокукларны җентекләп аңлатты, шулай ук юридик нечкәлекләрне ачыкларга ярдәм итте. Киләсе шундый чара 2025 елның 6 мартында 9 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча планлаштырыла: Казан шәһәре, Ямашев проспекты, 1нче йорт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International