Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Алабуга районында ел саен үткәрелә торган “Игелекле эшләр марафоны”нда катнашты

2024 елның 10 декабре, сишәмбе

Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Халыкара сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көненә багышланган ункөнлек кысаларында ел саен үткәрелә торган “Игелекле эшләр марафоны”нда катнашты. Чара Татарстанның Алабуга районында узды һәм җәмгыятьнең игътибарын инвалидлар проблемаларына җәлеп итүгә һәм мохтаҗларга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән иде.

Рөстәм Заһидуллин, чарада чыгыш ясап, республикада сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 280 меңгә якын кеше яшәвен билгеләп үтте. Ул ассызыклаганча, бу категория гражданнар өчен, шул исәптән күчеп йөрү, уку, эшләү һәм тормышта үз урынын табу  мөмкинлеге, шулай ук иҗтимагый һәм сәяси тормышта катнашу өчен тигез шартлар тудыру өстенлекле бурычларның берсе булып тора.

Министр сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең казанышлары белән горурлануын белдерде. “Бүген без мөмкинлекләре чикле булган күренекле спортчылар, музыкантлар, җырчылар, галимнәр һәм укытучыларның уңышлары белән горурланабыз”, - дип өстәде ул. “Бу уңышлар белән сез үз мөмкинлекләрегезнең чиксез булуын исбатлыйсыз”.

Чыгышының йомгаклау өлешендә Рөстәм Илдус улы барлык катнашучыларга юлларында бары тик игелекле һәм ярдәмчел кешеләр генә очрап торуын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International