Бүген ТР Дәүләт Советында Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты һәм Комитет каршындагы Экспертлар советы утырышында муниципаль норматив хокукый актлар регистры турындагы республика законын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Тема буенча доклад белән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, ел саен регистрга 30 меңнән артык муниципаль акт керә. Азнакай, Зеленодольск, Лаеш, Әлмәт һәм Биектау районнарыннан 1000нән артык акт килгән. Хәзерге вакытта системада Татарстан җирле үзидарә органнарының 313 мең акты бар.
“Татарстан регистрны тутыру өлешендә Идел буе федераль округы буенча беренче урынны алып тора. Бу министрлык һәм җирле үзидарә органнарының уртак эше нәтиҗәсе”, - диде Мөхәррәм Мансур улы. Татарстан тәҗрибәсе регистрны алып бару эшендә мәгълүмати технологияләрне куллану өлкәсендә игътибарга лаек”, - дип өстәде ул.
Министр урынбасары үз чыгышында муниципаль актларны бастырып чыгарганда кайбер районнарның җаваплы затлары җибәргән хаталарга да игътибар итте.
“Иң күп җитешсезлекләр Зәй, Балык Бистәсе, Тукай районнары актларында очрый, анда хаталар өлеше 27-76 процент тәшкил итә. Республика буенча бу 11%”, - дип сөйләде Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары.
Мөхәррәм Мансур улы мәгълүматларны дөрес тутырырга өндәде, шул ук вакытта регистрга кертү өчен өстәмә мәгълүматларны вакытында җибәрү буенча эшне көчәйтергә тәкъдим итте. Республиканың регистр турындагы законы нигезендә срок 5 эш көненнән дә соңга калмыйча билгеләнгән.