Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2024 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты һәм Комитет каршындагы Экспертлар советының уртак утырышы булды, анда депутатлар республика халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Комитет утырышында Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы эшчәнлеге турында мәгълүматны учреждение җитәкчесе Марс Фәткуллин тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, дәүләт юридик бюросы халыкка юридик ярдәм күрсәтү буенча зур эш башкара.

Быелның 11 аенда Дәүләт юридик бюросына 2,2 меңнән артык граждан мөрәҗәгать иткән, аларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтелгән, хокукый консультацияләр үткәрелгән. Шул исәптән 44 мөрәҗәгать "Социаль карта" акционерлык җәмгыяте белән килешү кысаларында каралды, 12 граждан Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге белән килешү нигезендә видеоконференция режимында кабул ителде.

 

Дәүләт юридик бюросы эшендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына хокукый ярдәм күрсәтүгә аерым игътибар бирелә.

 

“Ватанны саклаучылар” фонды белән хезмәттәшлек турында килешү кысаларында 2024 елның гыйнвар- ноябрь айларында 35 тапкыр гражданнарны кабул итү үткәрелде, алар барышында 240 граждан мөрәҗәгать итте. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән видеоконференцэлемтә режимында 72 граждан кабул ителде, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты белән килешү нигезендә - 69 граждан , республиканың Адвокатлар палатасы белән берлектә уздырылган кабул итүләрдә - 287 граждан кабул ителде.

Гражданнарны кабул итүләр шулай ук Татарстан Халыклар дуслыгы йортында, Казан хәрби госпиталендә, “Гаилә бергә” хәйрия фондының “Казандагы гаилә йортында”, “Бердәм Россия” партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә, “Игелекле Казан” АКО, “Балалар хосписы” коммерцияле булмаган шәхси медицина учреждениесендә һәм башкаларда үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International