Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза уздыру мәсьәләләре каралды

2024 елның 13 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комтеты һәм комитет каршындагы экспертлар советы утырышында норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза уздыру мәсьәләләре каралды.

Утырышта Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик республика башкарма хакимият органнарында норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру турында сөйләде.

2024 елның 9 аенда Татарстан Республикасының 1802 норматив хокукый акты проектына хокукый һәм коррупциягә каршы экспертиза үткәрелде, - дип хәбәр итте ул, - шул исәптән Татарстан Республикасының 113 законы проекты, Татарстан Республикасы Рәисенең 69 указы проекты,  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1620 карары проекты. Документларның 12 проектында коррупциоген факторлар ачыкланган. Республика башкарма хакимият органнары тарафыннан 1416 проектка һәм 399 норматив хокукый актка коррупциягә каршы экспертиза үткәрелгән, шуларның 18ендә коррупциоген факторлар ачыкланган”.

Министрның беренче урынбасары шулай ук билгеләп үткәнчә, 2023 ел һәм 2024 елның 10 ае эчендә Министрлык тарафыннан 45 меңнән артык муниципаль актка карата экспертиза үткәрелгән, шуларның 655ендә 950 коррупциоген фактор ачыкланган.

Моннан тыш, Министрлык Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең республика органнары юридик хезмәтләре белгечләрен һәм муниципаль хезмәткәрләрен укыту өчен “Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза. Норматив хокукый актлар проектларын эшләү” стажировка мәйданчыгы базасы итеп билгеләнде.

“16 дәүләт граждан хезмәткәре һәм 6 муниципаль хезмәткәр стажировка үтте. 2018 елдан башлап барлыгы 42 граждан хезмәткәре һәм 77 муниципаль хезмәткәр стажировка үтте”, - дип өстәде Илья Александрович.

Тәкъдим ителгән мәгълүматны комитет игътибарга алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International