Әнәс Гатауллин рәислегендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның быелгы дүртенче, йомгаклау утырышы булды, анда бер еллык эшкә йомгак ясалды һәм киләсе елга актуаль бурычлар билгеләнде.
Утырышта Татарстан Республикасының Үзйөрешле машиналарны һәм башка төр техниканың техник торышын күзәтү идарәсендә “Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт республика программасы чараларының үтәлешен тикшерү нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.
2024 елның 9 аенда “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” программасының үтәлеше турында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы Сергей Бродский сөйләде. Ул Министрлыкның рәсми сайтында ел саен “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында коррупция торышы турында җәмәгатьчелек фикерен сораштыру”аноним социологик сораштыру уздырылуын хәбәр итте. “2024 елда сораштыруда якынча 7 000 кеше катнашты”, - диде Сергей Иванович.
Моннан тыш, стиция министрлыгы һәм җәмәгать судьялары аппаратларының 100% хезмәткәрләренә карата дәүләт хезмәткәрләренең коррупциягә каршы көрәш максатларында тыюлар, чикләүләр һәм таләпләрне үтәве турындагы белешмәләргә анализ ясалды.
Җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы Ленар Гайниев Министрлык ихтыяҗлары өчен товарлар (эшләр, хезмәтләр) сатып алуга һәм Министрлык тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатына мониторинг үткәрү турындагы доклад белән чыгыш ясады.
Иҗтимагый совет утырышы йомгаклары буенча киләсе елга төп бурычлар билгеләнде. Яңа инициативалар исәбендә башкарма хакимиятнең башка органнары каршындагы шундый ук структуралар белән Иҗтимагый советның эш тәҗрибәсе белән уртаклашу каралган. Төп игътибар үзара кызыксыну булган һәм практик файда китерә торган мәсьәләләргә биреләчәк.
Җәмәгать советы эшчәнлеге турында тулырак мәгълүматны Министрлыкның рәсми сайтында “Министрлык турында” бүлегенең “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет” бүлекчәсендә белергә була.