2024 елның 12 декабрендә Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе белән үзара хезмәттәшлеге турында Татарстан Республикасы законнарына төзәтмәләр үз көченә керде.
90-ТРЗ номерлы закон 2024 елның 28 ноябрендә кабул ителде.
Кертелгән үзгәрешләр белән муниципальара хезмәттәшлекне гамәлгә ашыру тәртибе, “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы” ассоциациясен оештыру һәм аның эшчәнлеге төгәлләштерелде, шулай ук Муниципаль берәмлекләр советының Татарстан Республикасында җирле үзидарәнең торышы һәм үсеше турында еллык доклад әзерләве турында нигезләмәләр кертелде.