Ижауда “Калашников. Спорт” компаниясе оештырган “Ижевская винтовка” биатлон ярышының кышкы старты тәмамланды. Ярыш “Ижевская винтовка”ның юбилей санлысы - 55 нчесе. Ярышларда төрле дәүләт структуралары вәкилләрен дә кертеп, бөтен илдән спортчылар катнашты. Алар арасында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәре Айдар Шакиров та бар иде.
Бу ярышта Айдар Рәфкать улы ике атыш өлеше булган 6 чакрым озынлыктагы трассаны бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп үтте. Атулар Ижауның БИ-7-5 пневматик винтовкаларыннан башкарылды. Ярышлар югары төгәллек таләп итте: мишеньгә эләкмәгән өчен катнашучылар һәр очракта да 100 метрлы штраф түгәрәге үттеләр, “ятып” атканда мишеньнең зурлыгы нибары 30 миллиметр, ә “басып” атканда - 50 миллиметр тәшкил итте.
Нәтиҗәдә Айдар Шакиров, 55+категориясендә шәхси зачетта утыз катнашучы арасында җиденче килеп, ату осталыгы һәм трассада тотрыклылык үрнәге булды.
“Бу чын сынау булды! - дип үз тәэсирләре белән уртаклашты Айдар Рәфкать улы. - Ярышлар һәрвакыт максималь концентрация һәм чыдамлык таләп итә, әмма нәкъ менә шундый ярышлар безгә яхшырак һәм көчлерәк булырга ярдәм итә. Мин лаеклы нәтиҗә күрсәтә алуыма һәм иң яхшылар 10лыгына керүемә шатмын”.
Министрлыкның барлык коллективы исеменнән Айдар Рәфкать улын әлеге казанышы белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә спортта уңышлар телибез!