Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында

2013 елның 30 октябре, чәршәмбе

2013 елның 29 октябрендә Аксубай муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитетының күчмә утырышы уздырылды. Комитет утырышында җирле үзидарә органнары проблемалары буенча, аерым алганда, Татарстан Республикасы законнарының Аксубай муниципаль районында җирле үзидарә органнарында кадрлар белән эшләү буенча гамәлгә ашырылышы каралды.
Көн тәртибе пунктларының берсе – “Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проекты буенча фикер алышу, аны Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары – Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты башлыгы М.М.Ибәтов тәкъдим итте. Фикер алышына торган закон проекты Комитет әгъзалары тарафыннан хупланды, тиешле карар кабул ителде, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советына закон проектын беренче һәм өченче укылышларда кабул итү тәкъдим ителде.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International