Муниципаль берәмлекләр вәкилләре һәм “БЕРДӘМ РОССИЯ” депутат фракцияләре җитәкчеләре муниципаль берәмлекләр проблемалары буенча фикер алыштылар

2013 елның 30 октябре, чәршәмбе

2013 елның 30 октябрендә “Казан” ММҮ конференц-залында “Муниципаль берәмлекләрнең тормыш эшчәнлегенең актуаль проблемаларын хәл итүдә депутат берләшмәләренең роле” темасына семинар уздырылды, ул “Татарстан – яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан төзелгән иде.
Семинар дәресләренә муниципаль берәмлекләр башлыклары урынбасарлары һәм вәкиллекле җирле үзидарә органнарының “БЕРДӘМ РОССИЯ” депутат фракцияләренең һәм “Татарстан – яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәтенең җитәкчеләре чакырылган иде.
Семинарда Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары – Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты башлыгы М.М.Ибәтов чыгыш ясады, ул муниципаль берәмлекләрнең чикләрен үзгәртеп коруга һәм үзгәртүгә, җыеннар, референдумнар уздыруга, муниципаль норматив хокукый актларны бастырып чыгаруга кагылышлы актуаль мәсьәләләрне атады.
Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов чыгышында җирлекләрнең чикләрен үзгәртеп кору һәм үзгәртү өлешендә законнарда билгеләнгән тәртиптә халыкның фикерен белешү зарурлыгына аерым игътибар бирде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында әлеге мәсьәләләргә кагылышлы муниципаль норматив хокукый актлар проектларын карау практикасын исәпкә алып, семинар укуларда катнашучыларга кирәкле документларны әзерләгәндә булган җитешсезлекләрне бетерү буенча тиешле рекомендацияләр бирелде.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International