Республикада яшәүче, Бердәм дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлгән кешеләр суд хәбәрләрен һәм аңа кушып бирелә торган документларны, суд актларының электрон күчермәләрен электрон рәвештә алырга мөмкиннәр.
Суд корреспонденциясе РФ Дәүләт хезмәтләрендә теркәлгән физик затның, шәхси эшмәкәрнең, юридик затның шәхси кабинетына якланган элемтә каналлары аша керә.
Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының суд участокларыннан документларны РФ Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә алу өчен шәхси кабинетта, “Дәүләт почтасын көйләү” бүлегендә белдерүләрне көйләүдә “Россия почтасы” бүлекчәсенә күчәргә һәм “Бары тик электрон хатлар” дип билгеләргә кирәк.
Хатлар шәхси кабинетка электрон рәвештә киләчәк, бу аларны рәсми тапшыруга тигез. Шул ук вакытта, конфиденциальлекне максималь дәрәҗәдә саклап калып почта корреспонденциясен алу сроклары кыскара.