Муниципаль берәмлекләр халкы җирле үзидарәнең мөһим субъекты булып тора. Гражданнар үз муниципалитетлары белән идарә итүдә төп роль уйныйлар, һәм бу тенденция елдан-ел көчәя бара. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов хәбәр итте.
“Җирле үзидарә - ул һәр кеше чыннан да үз шәһәре яки авылы тормышына йогынты ясый ала торган өлкә, - дип билгеләп үтте Мөхәррәм Ибәтов. - Федераль һәм региональ дәрәҗәдә турыдан-туры катнашу мөмкинлекләре азрак, шул ук вакытта муниципаль дәрәҗәдә мондый механизмнар гражданнарны җәлеп итү өчен зур мөмкинлекләр бирә”.
Министр урынбасары искә төшергәнчә, җирле үзидарә нигезләре “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында”131-ФЗ номерлы Федераль законның 5 бүлегендә беркетелгән. Татарстан Республикасында бу өлкәдә төп норматив акт булып 45-ТРЗ номерлы ТР Законы тора. Аның нигезләмәләре халыкка үз тормышларына кагылышлы карарларга турыдан-туры йогынты ясарга мөмкинлек бирә.
Җыеннарда кабул ителгән карарлар Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы (PRAVO.TATARSTAN.RU) кебек рәсми ресурсларда бастырып чыгарылырга тиеш, шулай ук Россия Юстиция министрлыгы порталында муниципаль норматив хокукый актлар регистрына (PRAVO.MINJUST.RU) кертеләләр.
“Бу процессның үтә күренмәлелеге өчен генә түгел, ә халык кабул ителгән карарларның үтәлешен контрольдә тота алсын өчен дә мөһим, - дип билгеләп үтте министр урынбасары. - Бу чаралар җәмгыятьнең җирле хакимият органнарына ышанычын ныгытырга һәм гражданлык активлыгы дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итә”.
Регистр мәгълүматлары буенча, Татарстанда ел саен гражданнар җыеннарының 2,5 меңгә якын карары кабул ителә, бу халыкның җирле эшләр белән идарә итүгә югары дәрәҗәдә җәлеп ителүен күрсәтә. 2022 елда шундый 2 474 карар кабул ителгән, 2023 елда - 2 484, ә 2024 елның 11 аенда - 3 164. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге карарларның шактый өлеше гражданнарның үзара салымына һәм җирле норматив актларга үзгәрешләр кертүгә кагыла.
Үзара салым акчаларын кертү һәм куллану мәсьәләләренә игътибарны юнәлтеп, Мөхәррәм Мансур улы Татарстанда әлеге практиканың 2013 елдан бирле уңышлы гамәлгә ашырылуын, ә республика бюджетыннан финанслау күләме гражданнар керткән һәр сумга 4 сум тәшкил итүен билгеләп үтте. 2025 елдан өстәмә акчалар бары тик муниципаль районнар бюджетларына гына биреләчәк.
Ахырда министр урынбасары гражданнарны җәмгыять тормышында актив катнашырга өндәде, бу мөмкинлек кенә түгел, ә җирле үзидарәнең уңышлы эшләве өчен кирәк, дип ассызыклады.