Бүген “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында Татарстан Республикасында гражданнар җыеннарына багышланган матбугат конференциясе узды. Журналистларның сорауларына Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов һәм “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы” ассоциациясе башкарма секретаре урынбасары Аркадий Семенычев җентекләп җавап бирделәр.
Матбугат конференциясендә үзара салым программасының югары нәтиҗәлелеге билгеләп үтелде, бу халыкның җирле мәсьәләләрне хәл итүдә актив катнашуына ярдәм итә.
“Күп кенә муниципалитетларда, җирле бергәлекләр эше нәтиҗәсендә, гражданнар үзара салым программасында актив катнаша. Республика хакимият органнарының ярдәме урыннарда куелган бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирә һәм нәтиҗәләр елдан-ел ачыграк күренә бара”, - дип хәбәр итте Аркадий Семенычев.
Программа гамәлдә булган унике ел эчендә авыл территорияләре инфраструктурасын шактый яхшыртуга ирешелде. Программа авыл зиратларын тәртипкә китерергә, юлларны ремонтларга, авылларны су белән тәэмин итәргә һәм яктыртуны җайга салырга, шулай ук җәмәгать урыннарын төзекләндерергә мөмкинлек бирде.
Республика бюджетыннан уртак финанслауны исәпкә алып, үзара салым акчалары хисабына финанслана торган бурычлар һәм чаралар структурасында төп игътибар юл эшләренә бирелә, алар гомуми күләмнең 52,9% составын тәшкил итә. Бу категориягә шулай ук күперләргә хезмәт күрсәтү дә керә. Җирлек территорияләрен төзекләндерү өчен 13% акча бүлеп бирелә, шул ук вакытта зиратларны ремонтлау һәм карап тоту өчен 6,3% акча алына, бу аларны тиешле хәлдә тотарга мөмкинлек бирә. Янгын куркынычсызлыгына ярдәм 1,7% дәрәҗәсендә финанслана, ә акчаларның 11,3% ы халыкны су белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлтелә.
Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов үз чиратында илдәге агымдагы икътисади һәм сәяси вәзгыятьнең гражданнар җыеннарын үткәрүгә йогынтысы турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, 2022 елдан башлап республикада хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча актив чаралар күрелә. Мәсәлән, 2025 елның 1 гыйнварына булган мәгълүматларга караганда, Татарстан муниципалитетларында ташламаларга һәм ярдәм чараларына кагылышлы 2 560 акт гамәлдә, шулар арасында 1 786 карар нәкъ менә гражданнар җыенында кабул ителгән һәм хәрбиләрне үзара салым акчаларын түләүдән азат итүгә кагыла. “Мондый карарларның иң күбе Арча, Кукмара һәм Мамадыш районнарында кабул ителде, анда 100дән артык инициатива җирле халык тарафыннан хупланды”, - дип өстәде Мөхәррәм Мансур улы.
Моннан тыш, министр урынбасары билгеләп үткәнчә, хәрбиләргә ярдәм җир салымы, физик затлар милкенә салым түләүдән азат итү, шулай ук мәктәп укучыларына түләүсез кайнар ризык бирү һәм балалар бакчаларында балаларны карау өчен түләүдән азат итү кебек өстәмә ташламаларны үз эченә ала.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы барлык актуаль актларны әзерләүдә һәм законнарга туры китерүдә хокукый ярдәм күрсәтә, ә гомумиләштерелгән чаралар һәм ташламалар исемлеге Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе сайтында урнаштырыла.