2025 елда Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә “Хокукый ярдәм” федераль дәүләт мәгълүмат системасын төзү планлаштырыла. Бу түләүсез юридик ярдәм институтына цифрлы чишелешләр кертүнең яңа этабы булачак. Бу хакта Министрлыкның вәкиллекле утырышы кысаларында Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин хәбәр итте.
Татарстан “Вправе.РФ” хокукый белем бирү һәм түләүсез юридик ярдәмнең Бердәм дәүләт порталын сынау буенча сынау төбәге булып тора. Порталда инде 255 төрле тормыш ситуациясе бар, ул кулланучыга, мисалга, пенсия белән тәэмин итү, мирас рәсмиләштерү, ана капиталы акчаларын файдалануга кагылышлы төрле юридик мәсьәләләрне мөстәкыйль рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирә.
Порталны дәүләт хезмәтләре белән интеграцияләү, шулай ук аңа Россиянең барлык төбәкләрендә түләүсез юридик ярдәм дәүләт системасында катнашучыларны да кертү планлаштырыла.
Министр шулай ук 2024 елда Дәүләт түләүсез юридик ярдәм системасында катнашучылар исәбенә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм нотариуслар кушылуын искәртте.
Моннан тыш, хәзер 2022 ел ахырында төзелгән Татарстан дәүләт юридик бюросы “Юстиция кварталы” территориясендә республика халкын кабул итә, шулай ук 2024 елда бюроның Саба районында да бүлеге эшли башлады.
“Әлеге үзгәрешләр күрсәтелгән хокукый ярдәм динамикасына уңай йогынты ясады. Ел нәтиҗәләре буенча түләүсез юридик ярдәм алган гражданнар саны 63 процентка арткан”, - дип йомгаклады Рөстәм Илдус улы.