Татарстанда җәмәгать судьялары биналарына дәүләт программасы буенча ремонт ясала

2025 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясенең 2024 елдагы эш нәтиҗәләренә һәм 2025 елга бурычларга багышланган вәкиллекле утырышында доклад белән Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин чыгыш ясады.

Ул билгеләп үткәнчә, республикада 190 җәмәгать судьясы гадел хөкем эшләрен башкара. 2024 елда алар 865 меңнән артык эш һәм материал караган, бу 2023 елга караганда 100 меңгә күбрәк. Бер җәмәгать судьясына уртача еллык йөкләнеш 4 500 эш һәм материал тәшкил иткән.

Җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла, ул суд участоклары урнашкан биналарга агымдагы һәм капиталь ремонт ясауны күздә тота.

Рөстәм Заһидуллин күптәнге проблемаларның берсен – Мөслим районында җәмәгать судьяларын урнаштыруны уңышлы хәл итү мисалын китерде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме һәм район башлыгы тырышлыгы белән 2025 елның гыйнварында җәмәгать судьясы һәм аның аппараты тиешле шартлар булган яңа бинага күчте.

Моннан тыш, 2024 ел ахырында Министрлыкка Дәрвишләр бистәсендә суд участокларын урнаштыру өчен 479 квадрат метр мәйданлы элеккеге дәваханә бинасын тапшыру мөмкин булды. Элек 180 квадрат метрда ике участок урнашкан иде.

Министр программаны финанслау мәсьәләсенә аерым игътибар бирде. 2024 елда республика җитәкчелеге кушуы буенча җәмәгать судьяларының суд участоклары биналарын техник тикшерү нәтиҗәләренә караганда, 71 бинаның 44ендә капиталь ремонт таләп ителә. Кирәкле эшләрнең бәясе 1,3 миллиард сум дип бәяләнә. Әмма программага бүлеп бирелгән 50 миллион сум барлык таләп ителгән эшләрне, 2025 ел бәяләре дәрәҗәсеннән чыгып, 26 ел дәвамында башкарырга мөмкинлек бирәчәк.

“Җәмәгать судьяларына мөрәҗәгать итүче гражданнар өчен лаеклы шартлар тудыру безнең өстенлегебез булып кала. Хөкүмәт белән берлектә бу мәсьәләне яңадан карап чыгарга кирәк”, - диде Рөстәм Заһидуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International