Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында республика җәмәгать судьялары аппаратлары эшенең нәтиҗәлелеген арттыруга багышланган семинар-киңәшмә узды. Укыту чарасы барышында җәмәгать судьяларының Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсе белән электрон багланышлары мәсьәләләре каралды.
Укытуның төп темасы электрон документ рәвешендә суд карарларын үтәү, шулай ук әлеге карарларны үтәгәндә килеп туган мәсьәләләрне һәм кыенлыкларны карау булды. Барлык суд участокларында кулланыла торган программа тәэминаты белән эшләүгә аерым игътибар бирелде.
Семинар барышында билгеләп үтелгәнчә, суд участокларында суд эшләрен оештыру “Җәмәгать судьялары” программа комплексына нигезләнә, ул суд эшләрен алып бару процессын сизелерлек автоматлаштыра. Программа эшләр буенча материалларны исәпкә алуны гадиләштерүне, кирәкле мәгълүматны тиз арада эзләүне һәм агымдагы документацияне һәм статистик хисаплылыкны әзерләүне тәэмин итә. Шулай ук комплекска смс-мәгълүмат бирү, мәгълүматларны деперсонификацияләү, карарларны җәмәгать судьялары порталында бастырып чыгару өчен модульләр һәм башка функцияләр кертелгән.
Программа комплексын үстерүдә мөһим адымнарның берсе Россия Суд приставларының федераль хезмәте белән электрон хезмәттәшлекне кертү булды. Хәзер башкарма документлар, башкарма производство барышын күзәтеп барып, суд приставлары адресына электрон документ рәвешендә җибәрелә.
Сервис ялган документлар ясау яки документларны югалту куркынычын киметергә мөмкинлек бирә. Бу безнең республика халкы өчен дә уңайлы. 2024 елда электрон рәвештә 177 меңнән артык башкарма документ җибәрелгән, бу 2023 ел белән чагыштырганда 83% ка күбрәк.