ТР Юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик ТНВда “Здравствуйте” тапшыруында кунакта булды

2025 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

ТНВ телеканалында “Здравствуйте” иртәнге тапшыруы кысаларында ТР юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик тамашачыларга “Татарстан Республикасында яшәүче картасы” кушымтасында “Юридик ярдәм” бүлеге эше турында искә төшерде.

Бүлек гражданнарга актуаль мәгълүмат алырга һәм Татарстан дәүләт юридик бюросына электрон мөрәҗәгатьләр җибәрергә мөмкинлек бирә. “Сервистан файдалану өчен үз смартфоныңа кушымта йөкләп алырга кирәк. Кушымтаны барлык популяр платформаларда йөкләп алырга мөмкин”, - дип аңлатты Илья Александрович.

Кушымта урнаштырылганнан соң кулланучылар түләүсез юридик хезмәтләр турында мөһим мәгълүмат урнаштырылган “Юридик ярдәм” бүлегенә керә алачаклар. Кирәк булганда шундук консультациягә язылырга да мөмкин.

Илья Александрович барлык мөрәҗәгатьләрнең дә ТР Дәүләт юридик бюросы белгечләре тарафыннан каралуын ассызыклады. Гражданин үз мәсьәләсе буенча мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән электрон почта адресына язма рәвештә хокукый консультация ала.

Министрның беренче урынбасары шулай ук “Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” республика законы һәм “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы нигезендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтелүен искәртте.

Законда мондый ярдәм күрсәтелә торган гражданнарның категорияләре һәм алар мөрәҗәгать итә ала торган сораулар билгеләнгән. Мондый категорияләргә, мәсәлән, I һәм II төркем инвалидлар, аз керемле гражданнар, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары керә. Категорияләрнең тулы исемлеге Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының рәсми сайтында “Түләүсез юридик ярдәм” бүлегендә бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International