Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы “Ватанны саклаучылар” фондының республика филиалы белән актив хезмәттәшлек итүен дәвам итә. Һәр пәнҗешәмбе фонд мәйданчыгында ТР Дәүләт юридик бюросы җитәкчесе урынбасары Рафаэль Гыйниатуллов гражданнарны кабул итә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтә.
Консультацияләр шәхсән дә, аудиоэлемтә кулланып та үткәрелә, бу барлык теләүчеләр өчен ярдәм алу мөмкинлеген бирә. Ел башыннан Рафаэль Гыйниатуллов якынча 30 хәрби хезмәткәргә һәм аларның гаиләләренә түләүмез юридик ярдәм күрсәткән.
“Гражданнар мөрәҗәгать итә торган төп мәсьәләләр - ата булу фактын билгеләү, бер мәртәбә бирелә торган түләүләр һәм ташламалар алу, шулай ук кредит йөкләмәләрен туктату, - дип билгеләде Рафаэль Гыйниатуллов. - Моннан тыш, һәлак булганнарга һәйкәлләр куюга, никахны өзүгә һәм торак шартларын яхшыртуга караган мөрәҗәгатьләр килде”.
Алда булачак кабул итүләр турында өстәмә мәгълүмат алу өчен 8(843)598-40-53 яки 8(843)598-40-55 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.