Рөстәм Заһидуллин: Ветераннар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар турында кайгырту - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында илкүләм сәясәтнең өстенлеге

2025 елның 5 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Алабуга районына эш сәфәре белән килде. Аның катнашында Олы Шүрнәк авылында гражданнар җыены һәм “Алабуга электр челтәрләре”ААҖ филиалының хезмәт коллективы белән җыелыш узды.

Мондый очрашулар гадәттәгечә узган елга йомгак ясау һәм агымдагы елга планнар буенча фикер алышу өчен ел башында уздырыла. Рөстәм Заһидуллин җыелучыларны илдәге иҗтимагый-сәяси вәзгыять белән таныштырды, Татарстан Республикасының узган елдагы казанышлары һәм республика Хөкүмәтенең социаль сәясәте турында мәгълүмат бирде.

Һичшиксез, хәзерге шартларда безнең барыбыз өчен дә төп максат - махсус хәрби операцияне уңышлы тәмамлау, - дип башлады үз чыгышын министр. - Бүген меңләгән якташларыбыз илнең суверенитеты һәм гражданнарның иминлеге өчен көрәшә. Татарстан дәүләтнең оборона сәләтен һәм иминлеген тәэмин итүгә җитди өлеш кертә”, - диде ул.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә федераль, төбәк һәм муниципаль ярдәм чаралары, шулай ук адреслы ярдәм күрсәтелә. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җирле үзидарә органнарына махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары турында норматив хокукый актлар кабул итүдә методик ярдәм күрсәтә. 2025 елның 1 гыйнварына шундый 2 560 муниципаль акт кабул ителгән. Алар арасында, мәсәлән, бер тапкыр бирелә торган түләүләр, салым түләүдән азат итү, мәгариф учреждениеләрендә кайнар ризык белән туклану һәм башка бик күп ярдәм чаралары бар.

2024 елдан махсус хәрби операция ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары мәсьәләләрен системалы хәл итү өчен республикада “Ватанны саклаучылар” махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фондының республика филиалы һәм Татарстан Республикасы Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты актив эшли.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы карамагындагы дәүләт юридик бюросы сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өчен хезмәттәшлек турында килешү кысаларында “Ватанны саклаучылар” фонды белән актив хезмәттәшлек итә.

 Илдә һәм республикада 2025 ел Ватанны саклаучылар һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы елы дип игълан ителүен искәртеп: “Бөек Ватан сугышы ветераннарын, махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаиләләрен максималь кайгырту, шулай ук барлык социаль ярдәм чараларын контрольдә тоту бик мөһим, - дип ассызыклады Рөстәм Заһидуллин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International