Республиканың Саба районында яшәүчеләргә пенсия һәм социаль тәэмин итү, коммуналь хезмәтләр күрсәтү һәм салым законнары өлешендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде.
20дән артык кеше үзләрен кызыксындырган хокукый сорауларны бирде һәм ТР Дәүләт юридик бюросының Саба бүлекчәсе баш белгече Рәшит Ахуновтан җаваплар алды. Быел беренче тапкыр гражданнарны күчмә кабул итү “Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йорты” стационар социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесендә узды.
Аерым алганда, пенсионерларның берсе баш белгеч Рәшит Ахуновка пенсиясенең кечкенә булуына зарланып мөрәҗәгать иткән. Әңгәмә барышында аңа хезмәт эшчәнлегенең билгеле бер чорын кертмәүләре ачыкланды, бу пенсия түләүләрен дөрес исәпләмәүгә китергән.
Баш белгеч пенсионерга аның эшләгән елларын раслый торган документларны алу өчен дәүләт архивына мөрәҗәгать итәргә, ә аннары пенсия түләүләрен яңадан исәпләү һәм төзәтү өчен Россиянең социаль фондына гариза бирергә кирәклеген аңлатты.
Исегезгә төшерәбез, 2024 елның маенда Байлар Сабасы поселогында ТР Дәүләт юридик бюросы бүлеге ачылды, бу район халкы өчен түләүсез юридик ярдәм алу мөмкинлеген арттырды. Әлеге ярдәм “Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” республика законы һәм “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы нигезендә күрсәтелә.
Түләүсез юридик ярдәм алу өчен түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә була: Байлар Сабасы поселогы, Тынычлык урамы, 22а йорт. Эш вакыты: дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 08:00 дән 17:00 гә кадәр, җомга көнне - 08:00 дән 15:45 кә кадәр, төшке аш вакыты - 12:00 дән 12:45 кә кадәр. Шулай ук 8(843)622-24-18 телефоны буенча кайнар линиягә шалтыратырга мөмкин.