Мөлкәти булмаган характердагы таләпләрне үтәү буенча киңәшмә

2025 елның 12 феврале, чәршәмбе

Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә 2024 елда мөлкәти булмаган таләпләрне мониторинглау һәм гавами хакимият органнары, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр бурычлы булган суд карарларын үтәү буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Россия Суд приставлары федераль хезмәте Баш төбәкара (махсуслаштырылган) идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Суд приставлары махсуслаштырылган бүлеге башлыгы урынбасары - өлкән суд приставы урынбасары Ренар Шәйхразиев, республика башкарма хакимият органнарының, Татарстан Республикасы муниципаль районнарының, шәһәр округларының мөлкәти булмаган характердагы таләпләрне һәм суд карарларын алып бару һәм исәпкә алу буенча җаваплы затлары катнашты.

Хисап чорындагы эш йомгаклары турында территориаль оештыру һәм җирле үзидарә өлкәсендә контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова сөйләде.

Министр урынбасары Чистай муниципаль районы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты җаваплы затларының хисапларын тыңлады.

Реестрларны тулыландыру буенча дөрес мәгълүмат бирүгә һәм куелган бурычларга җаваплы мөнәсәбәт кирәклегенә игътибар бирелде. Уртак эш нәтиҗәләре әйтелде, шул исәптән суд приставлары хезмәте белән хезмәттәшлек иткәндә дә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International