Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Югары Ослан районында тапшырылган вәкаләтләрнең үтәлешен һәм дәүләт программасы чараларын өйрәнделәр

2025 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре агымдагы елда беренче тапкыр Югары Ослан муниципаль районына чыгып,  районның җирле үзидарә органнарының җирлекләрдән муниципаль регистрны алып бару өчен кирәкле мәгълүмат җыю, административ комиссия төзү һәм аның эшчәнлеген оештыру, административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтле вазыйфаи затларның исемлеген билгеләү вәкаләтләрен үтәвен өйрәнделәр.

2024 елда регистрга кертү өчен Югары Ослан районыннан 700дән артык норматив-хокукый акт һәм аларга өстәмә 62 белешмә кергән.

Чара барышында районның юридик хезмәте хезмәткәрләренә “Татарстан Республикасында дәүләт граждан хезмәтен һәм муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасы чараларын үтәү мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәтелде.

Җирле үзидарә органнарының җаваплы затлары белән проблемалы мәсьәләләр тикшерелде, дәүләт вәкаләтләрен һәм дәүләт программасы чараларын башкарганда эшнең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында тәкъдимнәр әйтелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International