Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү дәвам итә

2025 елның 14 феврале, җомга

ТР Дәүләт юридик бюросы һәм “Ватанны саклаучылар” фондының республика филиалы арасында төзелгән килешү кысаларында, җитәкче урынбасары Рафаэль Гыйниятуллин фонд мәйданчыгында атна саен гражданнарны кабул итә.

Ай башыннан Рафаэль Гыйниятуллин махсус хәрби операциядә катнашучы 24 кешегә һәм аларның гаилә әгъзаларына тиешле ташламаларны һәм түләүләрне рәсмиләштерү, мирас алу процедурасы, шәхесне ачыклау буенча экспертиза уздыру, шулай ук торак һәм социаль мәсьәләләр белән бәйле юридик аспектларда  ярдәм күрсәтте.

Мондый юридик ярдәм үз эченә законнарны аңлатуны һәм хокукый характердагы документларны рәсмиләштерүне ала.

“Бүген Татарстан Дәүләт юридик бюросы эшчәнлегенең төп бурычы үз иленә хезмәт итүчеләргә хокукый ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Безнең өчен өстенлекле юнәлеш - махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре проблемаларына оператив җавап бирү”, - диделәр ТР Дәүләт юридик бюросында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International