Түбәдән кар һәм боз сөңгеләре төшү - кышкы чорда шактый киң таралган күренеш, ул кешеләр һәм милек өчен куркыныч тудырырга мөмкин. Имгәнүләрдән саклану өчен төп куркынычсызлык чараларын үтәргә кирәк:
1. Игътибарлы булыгыз, бина стенасына һәм балконнар астына якын бармаска тырышыгыз.
2. Балаларны хәвеф-хәтәр турында кисәтегез! Аларга түбә астында уйнауның күңелсез тәмамланырга мөмкинлеген аңлатыгыз.
3. Киртәләрне һәм биналардагы кар яки боз төшү ихтималы турында кисәтүче белдерү такталарын игътибарсыз калдырмагыз. Башка маршрут сайлагыз!
4. Тротуарда элегрәк төшкән кар яки боз кыйпылчыклары эзләре булу тагын кар массасы һәм боз кисәкләренең төшү мөмкинлеген күрсәтә.
5. Әгәр тротуар буйлап барганда югарыдан шикле тавыш килгәнен ишеткәнсез икән - туктамагыз һәм башыгызны күтәреп карамагыз! Бу кар яисә боз кисәкләренең төшү тавышы булырга мөмкин. Бинадан читкә йөгермәгез, киресенчә, чөмкин кадәр стенага якынрак сыеныгыз, түбә кыегы сезне ышыклар.
6. Әгәр дә сез түбәдән төшкән боз сөңгеләре яки кар аркасында кеше зыян күргәненә шаһит булгансыз икән, кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакырыгыз!
Игътибарлы булыгыз, үзегезнең һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең иминлеге турында кайгыртыгыз!