ТР Юстиция министрлыгында Татарстанда креатив яки иҗади индустрияләрне үстерү турындагы закон проектын хупладылар

2025 елның 18 феврале, сишәмбе

Федераль законнар нигезендә эшләнгән “Татарстан Республикасында креатив (иҗади) индустрияләрне үстерү турында” закон проектын Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Эксперт советы әгъзалары карады һәм хуплады.

Утырыш барышында билгеләп үтүләренчә, закон проекты креатив икътисадны үстерүгә һәм гражданнарның иҗади һәм интеллектуаль потенциалы нигезендә тормышта үз-үзләрен табу өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.

Документ нигезендә республикада Татарстанда эшчәнлек алып баручы креатив индустрия субъектлары реестры алып барылачак, физик затларны, компанияләрне һәм эшмәкәрләрне креатив индустрия субъектларына кертү өчен критерийлар билгеләнәчәк, әлеге критерийларга туры килүне раслау тәртибе ачыкланачак, шулай ук республикада өстенлекле креатив индустрияләрне билгеләү өчен критерийлар билгеләнәчәк.

Хупланган закон проектын карау өчен Татарстан Дәүләт Советына кертү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International