Юстиция министрлыгы күчмә чаралар графигы нигезендә җирлекләрдән муниципаль регистр алып бару өчен кирәкле мәгълүмат җыю буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләренең үтәлешен өйрәнүне дәвам итә.
Вәкаләтләр 2016 елдан Татарстан Республикасы муниципаль районнарының җирле үзидарә органнары тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре әлеге эшне өйрәнү буенча Теләче районына чыктылар.
2024 елда Теләче районыннан регистрга кертү өчен 400дән артык норматив хокукый акт, шулай ук аларга өстәмә 87 белешмә кергән.
Чара барышында районның юридик хезмәте хезмәткәрләренә муниципаль актларны законнарга туры китерү, шулай ук “Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларын үтәү мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәтелде.
Җирле үзидарә органнарының җаваплы затлары белән проблемалы мәсьәләләр тикшерелде, дәүләт вәкаләтләрен һәм дәүләт программасы чараларын башкарганда эшнең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында тәкъдимнәр әйтелде.